Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

25 яшьлек әти кеше нәни кызын буып ташлаган, яшь хатынын чәнчеп үтергән

Ул хатыны хыянәт итте, шуңа үтердем дип акланмакчы була.

news_top_970_100
25 яшьлек әти кеше нәни кызын буып ташлаган, яшь хатынын чәнчеп үтергән
https://oren.sledcom.ru/

Оренбург өлкәсенең Кваркено авылында 25 яшьлек Александр К. хатынын — 20 яшьлек Анастасияне һәм 20 яшьлек кызын үтергән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Александр белән Анастасия биш ел элек таныша. бер елдан Настя бәбигә уза, алар әти-әни булырга әзерләнә. Икесе дә бәхетле була, Александр эшли, хатыны әни булырга җыена.

«Саша хатынын да, баласын да бик яратты. Гел бергә иделәр. Бик яхшы гаилә иде», — ди танышлары Кристина.

Алар матур яшәгән кебек була, социаль челтәрләрдә дә яхшы видеолар куялар. Ләкин дуслары сүзләренчә, соңгы вакытта Саша белән Настя арасы бозыла, алар аерылышырга җыена.

Туганнары һәм дуслары җинаять турында ишеткәч, бик гаҗәпкә кала. Александр хатынын пычак белән кискәләгән, яраткан кызын буып үтергән. Аннары фатирдан чыгып качкан. Җинаятьчене тоткарлаганнар инде.

«Саша хатынының хыянәтен белеп алуын сөйли. Без моңа ышанмыйбыз. Ул тугры хатын булды. Без гомумән бу хәлгә ышана алмыйбыз», — ди гаилә дуслары.

Александрны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал. Җинаять эшен тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Россия Тикшерү комитетының Оренбург өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе хәбәр иткәнчә, 12 ноябрьдә көндез ир белән хатын көнчелек аркасында талаша. Шул чакта ир-ат 20 яшьлек хатынын һәм 3 яшьлек кызын "буу һәм пычак кадау ысулы" белән үтерә. Аннары урыннан качып китә. Аны берничә сәгатьтән тоткарлыйлар. Ир-атка гаепләү белдерелгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100