25 яшьлек хатын җиде игезәк бала тапкан
25 яшьлек хатын җиде игезәк бала тапкан
15 февральдә Иракта яшәүче 25 яшьлек хатын берьюлы җиде бала тапкан. Алты малай һәм бер кыз туган. Бу турыда Daily Mail басмасына сылтама белән «Лента.ру» хәбәр итте.
Балаларның әтисе сүзләренчә, хатын көтелмәгәндә генә авырга узган. Моңа кадәр аларның өч баласы булган инде.
Бу сабыйлар 19 февральдә үлгән.
РИА Новости агентлыгы Иракның
Бу — җиде игезәк бала табуның икенче очрагы. Беренче тапкыр җиде баланы 1997 елда АКШта яшәүче хатын тапкан булган. Ул чакта ир белән хатынга балалар санын корсакта вакытта киметергә тәкъдим иткәннәр. Тик Кенни (Kenny) исемле хатын белән аның Бобби Маккоги (Bobbi McCaughey) исемле ире балалар санын киметүдән баш тарткан. «Барысы да Аллаһ кулында», дигән алар.
2015 елның маенда Берлинда яшәүче 65 яшьлек Аннегрет Рауниг (Annegret Raunigk) дүрт игезәк бала тапкан. Аның өч улы һәм бер кызы туган. Моңа кадәр бу хатынның 13 баласы булган инде. Ул дүрт бала тапкан иң өлкән хатын дип санала.