Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

25 яшьлек егетнең йөрәгеннән ике энә алганнар

Благовещенск шәһәре табиблары уникаль операция ясаган.

news_top_970_100
25 яшьлек егетнең йөрәгеннән ике энә алганнар
https://www.instagram.com/gauz_ao_aokb

Благовещенск шәһәрендә яшәүче 25 яшьлек ир-атның йөрәгеннән ике энә алганнар. Амур өлкәсенең клиник хастаханәсе табиблары уникаль операция ясаган. «Вести» каналы шул хакта хәбәр итте.

Ир-атның күкрәге авырта башлый. Шуннан соң ул табибларга мөрәҗәгать итә. Аның зарын тыңлагач, табиблар эшнең нидә икәнен аңлап ала. Егет ята торган караватта кемдер энә төшереп калдырган һәм шул энә аның тәненә кереп кадалган.

Төбәктәге клиник хастаханәнең инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр ителгәнчә, хирурглар 25 яшьлек егетнең йөрәгеннән ике энә кисәге ала.

Операция бик катлаулы була. Беренчедән, йөрәк карынчыгына кан сауган, металл предмет исә йөрәк алдындагы перикардта ята. Бу — яшь ир-атның тормышы өчен бик зур куркыныч тудыра. Ир-атның йөрәгендәге энәне табу катлаулы була, ләкин табиблар командасы уңышлы операция уздыра.

Бер атнадан соң егетне хастаханәдән чыгаралар, хәзер аның сәламәтлегенә куркыныч янамый, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100