Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

25 яшьлек Альберт 15 яшьлек кызга ВИЧ-инфекция йоктырган

25 яшьлек Альберт 15 яшьлек кызга ВИЧ-инфекция йоктырган

news_top_970_100
25 яшьлек Альберт 15 яшьлек кызга ВИЧ-инфекция йоктырган
Димитровград шәһәрендә яшәүче 25 яшьлек Альберт исемле егет бер ел чамасы 15 яшьлек кыз белән очрашып йөри. Ул үзе ВИЧ-инфекция белән авырый. Егет авырганын белә, тик җенси мөнәсәбәт вакытында саклык чаралары күрми. Шулай итеп, 15 яшьлек кыз бала да ВИЧ йоктыра, ә Альбертның үзен рәшәткә артына озаталар. Бу турыда 73online.ru сайты шәһәр прокуратурасына сылтама белән хәбәр итте.

Ведомство белешмәсе буенча, хөкем ителгән егет һәм зыян күргән кыз интим мөнәсәбәтләргә икесенең дә теләге буенча кергәннәр. Ләкин кыз бала партнерының ВИЧ белән авырганын гына белмәгән. Алар 2017 елның ноябреннән 2018 елның сентябренә кадәр очрашып йөргән.

Альбертны "16 яше тулмаган кеше белән җенси мөнәсәбәткә керү"дә, шулай ук "үзендә авыру булганын белә торып, башка кешегә ВИЧ-инфекция йоктыру" өчен дә гаепле дип тапканнар. Егетне алты елга колониягә озатканнар. Ул зыян күргән кыз балага әхлакый зыянны каплау өчен 500 мең сум акча да түләргә тиеш була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100