news_header_bot
Язманы тыңлагыз

25 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре

news_top
25 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре

25 сентябрьдә Татарстанда бераз болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы көтелә. Җил көньяк, көньяк-көнбатыштан секундына 3-8 метр тизлектә исә. Төнлә һава температурасы 0..+5 градус, кайбер районнарда 0..+4 градус, ә көндез +15..+20 градус фаразлана.

Кимүче ай. Ай Кысла йолдызлыгында.

Туфракны казырга, түтәлләр ясарга, тирес таратып чыгарга. Кырау төшү белән карлыгын, крыжовник һәм кура җиләге төпләрен йомшартып чыгарга кирәк, бу корткычлардан котылу өчен эшләнелә. Тамыразыклар уңышын җыеп алырга. Җир кишәрлегендә чүпләрне җыеп түгәргә. Сырганак, кара миләш һәм кызыл миләшне, көзге алмаларны җыярга. Дәлия һәм башка күпьеллык үсемлекләрне казып алырга. Суганчалы чәчәкләрне утырту өчен уңышлы вакыт санала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар