
25 сентябрьдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Яңгыр явачак. Көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан 6-11 метр тизлектә, көндез урыны белән 15 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +4..+9˚, көндез +7..+12˚ градус.
Үсүче ай, ай Үлчәү йолдызлыгында.
Үсемлекләрне сугару, сыек ашламалар сибү өчен уңай көн түгел. Күпьеллек чәчәкләр һәм дару үләннәре утырту, аерып күчереп утырту һәм ашлау өчен уңышлы вакыт. Георгиннарны беренче кыраулардан саклау өчен, тамыр муентыгына туфрак өяргә кирәк. Җимеш биреп бетергән кура җиләге ботакларын кисәргә.