Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

25 минут йөрәге туктап торган унбер яшьлек малайны табиблар терелткән

Белгечләр Мәскәү хастаханәләренең берсендә булган вакыйга тарихка кереп калачак дип саный.

news_top_970_100
25 минут йөрәге туктап торган унбер яшьлек малайны табиблар терелткән
Михаил Захаров

Мәскәү хастаханәләренең берсендә 11 яшьлек малайның гомерен саклап калу өчен табиблар зур тырышлык куйган. Баланың йөрәге 25 минут эшләми торган. Аннары табиблар аны терелтү ысулын тапкан. Бу турыда РЕН ТВ каналы хәбәр итте.

«Әлеге вакыйга кеше гомеренең бәясе турында фикерләремдә чагыла», — ди ашыгыч ярдәм станциясенең баш табибы урынбасары, табиб анестезиолог-реаниматолог Петр Давыдов. 

Сулыш алуы тукталган 11 яшьлек малай янына ашыгыч ярдәм чакыралар. Туганнары да югалып калмый, алар табиблар килгәнче йөрәккә туры булмаган массаж ясый, баланың үпкәләрен ясалма җилләтүне оештыра. Бу эшләр пациентка исән калу өчен өмет бирә. Ләкин 15 минут реанимациядән соң да белгечләр баланың пульсын таба алмый. Малайның йөрәге типми.

«Кеше хәлсезләнгәнче эшләде, аның борыныннан тир тамганын күрдем», — дип сөйли баланың анасы Екатерина Прокопенко. 

11 яшьлек Ярослав йөрәгенә зарланмаган. Бар да көтелмәгәндә килеп чыккан. Малай үзен яхшы хис итә, сеңлесе белән уйный, аннары йокларга китә. Йоклаганда баланың йөрәге туктый. Мондый очракларда башта кеше аңын югалта. Аннары кислород ачлыгы башлана. Киләсе ике минутта баш мие нейроннары үлә, аннары шунда ук кеше үзе дә үлә, диелә бу хәбәрдә.

«Әгәр организм яшь булса, һәм аның йөрәге туктаса, бу период озаграк булырга мөмкин. Гадәттә ул биш минут», — дип сөйли Петр Давыдов. 

Ярославны исә бер сәгать тә илле минут реанимациялиләр. Бу — ашыгыч ярдәм табиблары эшләгән һәм хастаханәдә реанимация эшләре вакыты. Шулай итеп, йөрәк туктап, клиник үлем халәтенең рекордлы дәвамлылыгы теркәлә.

2017 елда Американың Висконсин штатында 16 яшьлек үсмернең йөрәге туктый. Бу хәл баскетбол уйнаганда була. Малайның йөрәге 9 минут эшләми.

1999 елда Норвегиядә яшәүче 29 яшьлек хатынның йөрәге өч сәгать типмичә тора. Ләкин аның гәүдәсе комфортлы температура режимын саклый. Бу хатын чаңгыда йөргәндә боз астына төшеп киткән булган.

«Мине салкын су коткарды. Плюс 13,5 градус — минем баш мием үлмәсен өчен шушы җиткән», — дип сөйләгән Анна.

Мәскәүдә яшәүче Ярославны да коткарганнар. Ул реанимациядә аңына килгән. Аңа бик озак реабилитация ясаганнар. Аның аңы алты айлык баланыкы кебек булган, ул йота да алмый, предметларны тота алмый, үз исемен дә бик авырлык белән генә искә төшерә.

10 ай буена бала Рошаль үзәгендә дәвалана. Берничә ай эчендә Ярослав тугыз еллык гомер программасын үзләштерә. Табиблар сүзләренчә, Ярослав кебек пациентлар терелү өчен 1 ел кирәк. Берничә айдан ул яшьтәшләрен куып җитәргә һәм алар янына 7 сыйныфка кайтырга җыена. Геройның авыруын җиңүенә беркем дә шикләнми, диелә бу хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100