Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

25 миллион ришвәт алып тотылган министр үзен махсус хәрби операциягә җибәрүләрен сорый

news_top_970_100

Кырымда элегрәк мәдәният министры булган Арина Новосельская үзен махсус хәрби операция зонасына җибәрүләрен сорый.

Ришвәт алуда тотылган министр, махсус хәрби операция зонасында хезмәт итү өчен, берничә ай элек гариза биргән. Бу хакта Мәскәү Иҗтимагый күзәтү комиссиясе әгъзасы Арслан Хасавов сөйләде, дип яза «База» телеграм-каналы.

Новосельская 2023 елның июлендә аеруча зур күләмдә ришвәт алу эше буенча 10 елга колониягә хөкем ителгән. Ул – Кырымның беренче мәдәният министры һәм бу вазифада 2021 елның ноябренә кадәр эшләгән. Тикшерү версиясе буенча, Новосельская «Меандр» фирмасы хуҗасыннан 25 миллион сум акча алган. Бу акча өчен ул Кырым дәүләт балалар театр сәнгате үзәген төзүгә тыкшынмаска ышандырган.

Ришвәт итеп алынган суммага элеккеге министр улы Давидка, 18 яшь тулу уңаеннан, Мәскәүдә фатир сатып алырга җыенган, ләкин аны 2021 елның ноябрендә сак астына алганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100