25 мартта Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Төнлә, иртән һәм көндез урыны белән яңгыр явачак. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, урыны белән 15-17 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +2..+7˚, көндез +7..+12˚ градус.
Үсеш алучы ай, ай Үгезбозау йолдызлыгында.
Үсемлекләргә су сибү, минераль ашламалар белән ашлау мөмкин. Борыч, помидор, баклажан орлыкларын суда бүрттереп, рассадага чәчү өчен уңай вакыт. Озын булып үсә торган борыч рассадаларын бүлгәләп, аерым савытларга күчереп утыртырга була.