25 майда Татарстанда алмашынучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Көньяктан, көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә, көндез урыны белән 15-17 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +9..+14˚, көнбатыш районнарда +19˚, көндез +27..+32˚ градус.
Үсеш алучы ай, ай Арыслан йолдызлыгында.
Корылыкка чыдам чәчәкләр утырту өчен уңай көн. Туфракны эшкәртергә, шытымнарны сирәкләргә була. Дару үләннәре җыяр өчен уңай вакыт.