![25 июньгә һава торышы һәм ай календаре](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2024/6/24/09a2ed85ac68dfeeafea94da772e6b47.jpg)
25 июньдә Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә урыны белән яңгыр, көндез явым-төшем ихтималы аз. Җил төньяк-көнбатыштан, секундына 6-11 метр тизлектә, урыны белән 15-17 метрга кадәр фаразлана. Төнлә һава температурасы +7..+12 градус, көндез +17..+20 градус фаразлана.
Кимүче ай. Ай Сукояр йолдызлыгында.
Үсемлекләрне утырту һәм чәчү өчен уңышлы көн түгел. Яшелчәләргә үстерү стимуляторлары сибү, җиләк-җимеш агачларын һәм куакларын авыруларга һәм корткычларга каршы эшкәртү киңәш ителә. Шулай ук агач һәм куак тирәли, җиләк-җимешләр төпләрен мүлчәләргә мөмкин.