25 июльдә Татарстанда алмашынучан-болытлы һава торышы була. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак. Көндез кайбер районнарда яшенле яңгыр була. Көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, көндез урыны белән 14 метр, яшен вакытында 15-20 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +11..+16˚, көндез +23..+28˚ градус.
Үсүче ай, ай чаян йолдызлыгында.
Яшелчәләргә, җимеш агачларына, җиләк куакларына, чәчәкләргә ашламалар сибәргә була. Туфракны сугару, йомшарту өчен уңай вакыт. Күпьеллык чәчәкләрне вегетатив ысул белән үрчетеп утыртырга була. Бүлмә гөлләрен күчереп утыртырга ярый.