25 февральдә Татарстанда болытлы, төнлә аязучан-болытлы һава торышы була. Кар явачак, урыны белән буран була. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, урыны белән 15-20 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы -9..-14˚, аязганда -17˚, көндез -2..-7˚ градус. Юлларда бозлавык.
Үсеш алучы ай, ай Үгезбозау йолдызлыгында.
Үсемлекләрне сугару һәм минераль ашламалар белән ашлау мөмкин. Берьеллык чәчәк орлыклары сибәргә була. Чәчәк рассадаларын аерып утырырга була.