news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

25 ел стажы булган укытучыларга «Хезмәт ветераны» исеме биреләчәк

news_top

Мәгариф министрлыгы укытучыларга ярдәм итүнең яңа чараларын тәкъдим итте. Аерым алганда, педагогларга 25 елдан да ким булмаган стаж белән «Хезмәт ветераны» статусын алу, шулай ук бушлай юридик ярдәм һәм музейларга бару хокукы бирү планлаштырыла, дип сөйләделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә. Бу хакта «РИА Новости» яза.

«РФ Мәгариф министрлыгы социаль яклауны көчәйтүгә, һөнәрнең абруен күтәрүгә һәм педагогик хезмәткәрләр өчен уңайлы шартлар тудыруга юнәлдерелгән федераль закон проектын эшләде. Документ мәгариф өлкәсе хезмәткәрләренең абруен ныгыту буенча дәүләт сәясәте нигезләмәләрен үстерә», - диелә хәбәрдә.

Закон проекты гомуми педагогик эш стажы кимендә 25 ел булган укытучыларга «Хезмәт ветераны» статусын бирергә тәкъдим итә. Мәдәни һәм һөнәри үсеш өчен закон проекты укытучыларга дәүләт һәм муниципаль музейларга айга бер тапкырдан да ким булмаган түләүсез йөрү хокукы бирә.

Шулай ук укытучыларга һөнәри эшчәнлекләренә бәйле мәсьәләләр буенча түләүсез юридик ярдәм алу хокукы бирергә телиләр.

Документта яшь белгечләргә ярдәм итүгә һәм аларның хезмәт шартларына аерым игътибар бирелә. Мәсәлән, педагогик эшчәнлеккә беренче тапкыр керешүче педагогик хезмәткәрләргә мондый эш башланган көннән кимендә бер ел дәвамында остазлык гарантияләнә, дип яза «Татар-информ».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар