news_header_bot
Язманы тыңлагыз

25 ел буе район газетасының баш мөхәррире булып эшләгән ир-атны үтергәннәр

Тула өлкәсендәге җинаять мәрхүмнең һөнәри эшчәнлеге белән бәйле түгел дип фаразлыйлар.

news_top
25 ел буе район газетасының баш мөхәррире булып эшләгән ир-атны үтергәннәр

5 декабрьдә, шимбә көнне, Тула өлкәсенең Узловский районының «Знамя» газетасының баш мөхәррире Сергей Ванеевны үтергәннәр. Бу турыда үз чыганакларына сылтама белән «Интерфакс» хәбәр итте.

Якынча белешмә буенча, җинаять көндезге икеләр тирәсендә була. Ул мәрхүмнең һөнәри эшчәнлеге белән бәйле түгел дип фаразлыйлар. Көнкүреш җәнҗалы вакытында исерек ир-ат Сергей Ванеевка пычак кадый. Күкрәк читлеге яраланган баш мөхәррир урында ук үлә. Җинаятьче үзе полициягә шалтыратып хәбәр итә.

Россия Тикшерү комитетының Тула өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе белешмәсе буенча, үтерүченең шәхесе ачыкланган. Ул мәрхүмнең 27 яшьлек танышы. Хәзер аның белән тикшерү эшләре бара. «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

Сергей Ванеев 25 елдан артык вакыт дәвамында Узловский районының «Знамя» басмасының баш мөхәррире була. Ул Тула өлкәсендә иң дәрәҗәле редакторларның берсе. Сергей Ванеевка 54 яшь иде, дип яза «Вести Тула».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар