25 август көнне 18.30 сәгатьтә Казансу буенда урнашкан амфитеатрда (Милли китапханә янында) Казан мэриясе тарафыннан оештырылып килүче «Җырлы сишәмбе» проектының бу җәйдә соңгы чарасы узачак. Бу хакта «Милли Казан» төркемендә хәбәр ителә.
Махсус кунак – композитор, автор-башкаручы Рәсим Фасыйхов.
«Гитара һәм баянга кушылып, татар халкының популяр җырларын, төрле чорга караган хитларын җырлыйсыгыз килсә, чарага рәхим итегез!» – диелә хәбәрдә.
Чараның кураторы – музыкант, автор-башкаручы Булат Шәйми.
Узган очрашу Черек күл мәйданында булган иде, анда кунакларны Ләйсән Гыймаева һәм Булат Бәйрәмов җырлаткан иде.
