25 августта Татарстанда алмашынучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Төньяктан, төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, көндез урыны белән 15-17 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы, +1..+6˚, көнбатыш районнарда +11˚ градус, туфракта -0˚ градуска кадәр кырау төшәчәк. Көндез +16..+21˚ градус була.
Үсүче ай, ай Укчы йолдызлыгында.
Дару үләннәре яфракларын һәм чәчәкләрен, орлыкка дип утыртылган тамыразык орлыкларын җыярга була. Теплица һәм парниклардагы үсемлек калдыкларын җыеп ташларга кирәк. Үсемлекләргә минераль ашламалар сибәргә була.