news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

25 августка һава торышы һәм ай календаре

25 августка һава торышы һәм ай календаре.

news_top
25 августка һава торышы һәм ай календаре

25 августта Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә һәм иртән кыска вакытлы яңгыр явачак, яшен булуы ихтимал, кайбер районнарда томан төшәчәк. Көндез явым-төшемнәр көтелми. Төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, яшен вакытында 15-20 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +13..+18˚, көндез +24..+29˚ градус.

Кимүче ай, ай кучкар йолдызлыгында.

Кура җиләген, карлыганны, крыжовникның, зелпене яңарту һәм форма бирү өчен ботакларын кисәргә кирәк. Җимеш агачларының төбенә компост һәм янган тирес чәчү өчен иң кулай вакыт. Дәлия чәчәкләренең тамырларын беренче кыраулардан саклау өчен төбенә туфрак өяргә мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар