news_header_bot
Язманы тыңлагыз

24 яшьлек егет ике баланы һәм аларның әнисен тереләй яндырып үтергән

news_top
24 яшьлек егет ике баланы һәм аларның әнисен тереләй яндырып үтергән
Фото: https://t.me/skkurgan

Курган өлкәсендә бергә торган хатынын һәм аның 2 баласын яндырып үтергән 24 яшьлек ир-атны тоткарлаганнар. Ул хатынның өенә бензин сипкән һәм ут төрткән. Бу хакта Тикшерү комитетына сылтама белән «Рен-ТВ» яза.

Фаҗига 7 октябрьдә Шатрово муниципаль округының Смолина авылында булган.

«24 яшьлек ир-ат бергә торган хатыны белән ачуланышкан һәм аның йортына бензин сипкән, ә аннары ут төрткән. Ир-ат исерек булган», – дип хәбәр иткәннәр Тикшерү комитетында.

Янгында 1967 елгы хатын-кыз һәм аның 2 баласы һәлак булган. Тагын 1 бала исән калган, аны җәрәхәтләр белән хастаханәгә алып киткәннәр.

Җинаять эше ачылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар