24 яшьлек йөкле җырчыны, биюдән баш тарткан өчен, сәхнәдә атып үтергәннәр (видео)
Тамашачылар җырчыдан биергә сораган. Ул җиденче ай йөкле булганга күрә, биюдән баш тарткан.
Пакистанда 24 яшьлек җырчы Самина Самун концерты вакытында биемәгән өчен ачуы чыккан тамашачы җырчы кызга акчалар ыргыта башлаган.
Шуннан соң бер кеше урындыкка торып баскан да җырчыга аткан, дип хәбәр итте "Татар-информ".
Кыз хастаханәдә җан биргән.
Тол калган ир бу җинаятьчене ике кешене үтерүдә гаепләп хөкем итүләрен сорый.