Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«24 яшьлек Рөстәм адашкан булуы ихтимал». Киров өлкәсендә кораллы солдат югалган

Егет турында уңай сүзләр генә әйтәләр һәм адашкан дип саныйлар.

news_top_970_100

Киров өлкәсендә хәрби частьтән югалган срочник-солдатны эзлиләр. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

«ЗАТО Первомайский — Юрья — Online» паблигында хәбәр ителгәнчә, Рөстәм исемле солдатка 24 яшь. Ул стратегик юнәлештәге ракета гаскәрләрендә (РВСН) хезмәт итә. 9 сентябрьдә 16.45 сәгатьтә солдат урманда югала. Ул өстенә камуфляж кигән. 

«Комсомольская правда» хәбәрчесе солдатны эзли торган төркем вәкиле Федор белән элемтәгә чыккан. Федор сүзләренчә, солдатны әле дә эзлиләр. Бу эштә бик күп кеше катнаша. Эзләүчеләр солдат качмаган, урманда адашкан дип саный.

«Аралашучан, уңай кеше, беркем белән дә низагка кермәгән, ике югары белеме бар. Гаиләдә дә, шәхси тормышында да, хезмәттәшләре белән дә проблемалары булмаган. Командирлары да аны хөрмәт итә. Ул акылсыз карарлар кабул итми, һәрчакта акыллы инициатива күрсәтә. Негатив мизгелләр һәм уставка каршы килә торган мөнәсәбәтләр версиясе юк. Минемчә, ул чыннан да адашкан. Әтисе сүзләренчә, ул әйләнә-тирәдә начар ориентлаша», — дип сөйли полковник.

Киров өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, солдатны полиция дә эзли. 

 

ТАСС белешмәсе буенча, солдатта корал бар, ләкин припаслары юк. Якынча белешмә буенча, ул дежур торган урыныннан киткән һәм маршрутны югалтып, адашкан. Солдатны Киров гарнизоны һәм хокук саклаучылар эзли, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100