Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

24 яшьлек егет 47 яшьлек хатынның корсагына пычак кадап үтергән

24 яшьлек егет 47 яшьлек хатын янына тулай торакка кунакка килгән булган.

news_top_970_100
24 яшьлек егет 47 яшьлек хатынның корсагына пычак кадап үтергән

Башкортстанның Чишмә районында 47 яшьлек хатын-кыз мәете табылган. Бу хатынны таныш ир-аты үтергән дип шикләнәләр. Шөңгәккүл авылындагы тулай торакта булган фаҗига турында «Башинформ» агентлыгы хәбәр итте.

Тулай торактагы бүлмәдә пычак белән кадап үтерелгән хатын-кыз мәете 14 декабрьдә табылган. Әлеге факт буенча Чишмә районындагы Тикшерү комитеты хезмәткәрләре җинаять эше ачкан.

Тикшерүчеләр версиясе буенча, фаҗига булган көнне мәрхүмә хатын янына 24 яшьлек танышы килә. Алар бергәләп спиртлы эчемлекләр эчеп утыра. Шуннан талаша башлыйлар. Кунак егет фатир хуҗасының аркасына һәм корсагына пычак белән кадый. Шуннан соң ишекне ватып чыгып кача. Әлеге тавышка күршеләре килеп җитә. Мәрхүмә хатын мәетен күреп алгач, алар полициягә хәбәр итәләр.

Үтерүдә шикләнелүче егет тоткарланган. Ул үз гаебен тулысынча таный. Аны сак астына алалар. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100