Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

24 тапкыр операция ясаганнан соң, Чаллы кызы комага киткән

Әнисе, абыйсы белән бергә юл аша чыгып барган баланы зур йөк машинасы таптаган.

news_top_970_100
24 тапкыр операция ясаганнан соң, Чаллы кызы комага киткән
https://pixabay.com/

Чаллыда яшәүче бала быел гыйнвардан бирле Ленинград өлкәсенең Пушкино шәһәрендәге хастаханәдә ята. 25 февральдә аңа чираттагы — 24нче тапкыр операция ясаганнар. Алтынчы сыйныфта укучы кыз көтелмәгәндә комага киткән. Бу турыда «Челнинские известия» сайты язды.

2017 елның августында юл һәлакәте вакытында бу кызның кулы имгәнә. Ул әнисе һәм абыйсы белән була. Бу кешеләр «Автовокзал» тукталышы янында Муса Җәлил проспектында юл аша чыгып бара. Шул чакта урыныннан кузгалган «Камаз» йөк машинасы кызны таптый.

Баланың иңбашы сөякләре чәрдәкләнеп бетә. Аны ашыгыч ярдәм машинасы белән хастаханәгә алып китәләр. Табиблар операцияне өч сәгатьтән артык ясый. Хирурглар бригадасы кызның сөякләрен берәмтекләп җыя, нечкә кан тамырларын, нерв җепселләрен тоташтырырга да кирәк була.

Инде бар да узган да кебек, бала өчен борчылган кешеләр дә бераз тынычлана төшә, иң мөһиме — кыз исән. Ләкин ул хәзергә кадәр реабилитация курсы уза.

Баланың иптәшләре — алтынчы сыйныфлар төрлечә ярдәм итәргә тырыша. Аның реанимациягә эләгүенә дә борчылалар.

Кызның анасы «Челнинские известия» сайты хәбәрчесе белән аралашкан. «Чираттагы, 24нче операциядән соң, кызганычка каршы, ул реанимациядә ята. Кызым өч атна комада булды. Әле кичә генә аңына килде, күзләрен ачты. Хәлебез бик катлаулы. Таяныр кешем юк, ирем белән аерылыштым, ярдәм итми, бары үземә генә ышанасы кала. Гаилә бюджеты минем хезмәт хакымнан гына тора. Карт әти-әниемә рәхмәт, алар ярдәм итә», — ди Гүзәл ханым.

Бу хатын гел кызы янында тора. Балага инвалидлык рәсмиләштерергә дә өлгермәгән әле.

Кызны бәрдергән «Камаз» белән 70 яшьлек ир-ат идарә иткән. Ул Тукай районы кешесе, шәхси машинасында булган. Суд мораль зыян өчен аннан 150 мең сум компенсация түләткән. «Бу акчаны алганыбыз юк әле», — дип сөйли Гүзәл.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100