
24 сентябрьдә Татарстанда алмашынучан-болытлы һава торышы була. Төнлә явым-төшемнәрсез. Көндез урыны белән бераз яңгыр явачак. Көньяк-көнчыгыштан, төньяк-көнбатыштан 6-11 метр тизлектә, төнлә урыны белән 14 метр тизлектә, көндез 15-17 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава һава температурасы +10..+15˚, көндез +14..+19˚, көнчыгыш районнарда +26˚ градус.
Үсүче ай, ай Үлчәү йолдызлыгында.
Үсемлекләрне сугару, сыек ашламалар сибү өчен уңай көн түгел. Күпьеллек чәчәкләр һәм дару үләннәре утырту, аерып күчереп утырту һәм ашлау өчен уңышлы вакыт. Георгиннарны беренче кыраулардан саклау өчен, тамыр муентыгына туфрак өяргә кирәк. Җимеш биреп бетергән кура җиләге ботакларын кисәргә.