news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

24 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре

news_top
24 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре

24 сентябрьдә Татарстан территориясендә болытлы һәм җылы һава торышы көтелә.

Урыны белән бераз яңгыр явачак, уртача җил фаразлана, көндез һәм кичен аның тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр көчәя ала.

Төнге сәгатьләрдә һава температурасы +9 градустан +14 градуска кадәр, көндез +19 градустан +24 градуска кадәр җылыныр дип көтелә.

Кимүче ай, ай Кыз йолдызлыгында.

Төрле үсентеләр утырту өчен уңышлы көн түгел. Карлыгын, крыжовник агачларын яшәртү өчен кисеп чыгарга, авыру һәм уңыш бирми торган агач-куакларны кисәргә мөмкин.

Яшь үсентеләр утырту өчен урын әзерләргә була. Бакчадагы яшелчә һәм җиләк-җимешне җыеп алырга мөмкин. Җир кишәрлегендәге чүп-чарны түгәргә кирәк. Туфракка минераль ашламалар кертергә була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар