Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лоханов эше: ришвәт алган ФСС җитәкчесе үзен ришвәтче дип түгел, карак дип тануны сорый

Казанның Мәскәү районы суды миллионлаган күләмдә ришвәт алган Татарстан Социаль иминият фондының элеккеге башлыгы Павел Лохановка ачылган җинаять эшенә нокта куйды. Суд аны 9 елга катгый режимлы колониягә озату турында карар чыгарды. Лоханов акчаларны финанс кыенлыклары аркасында алуын аңлатты. Судның ничек узуын «Татар-информ» хәбәрчесе күзәтте.

news_top_970_100
Лоханов эше: ришвәт алган ФСС җитәкчесе үзен ришвәтче дип түгел, карак дип тануны сорый
Алинә Фәйзрахманова фотосы

Татарстан Социаль иминият фондының элеккеге башлыгы Павел Лохановка карата ачылган җинаять эшенә нокта куелды. 28 июнь көнне ул Казанның Мәскәү район судында соңгы сүзе белән чыгыш ясады. Процесс соңга калып башланды. Утырыш башланыр алдыннан бер сәгать кала судка шартлаткыч куелган дигән эчтәлектәге хат килеп төште, шул сәбәпле бинадагы барлык кешеләрне чыгарып тордылар. Этләр белән кинологлар тикшергәннән соң гына суд процессы башланды.

Судның соңгы көнендә дә, процессның беренче көнендәге кебек үк, халык күп җыелган иде. Гаепләнүче ягыннан аның хатыны һәм кыз туганнары катнашты. Судка бик күп журналистлар килгән иде, шул сәбәпле, утырышны зуррак залга күчерергә туры килде.

«Мин акчаны финанс хәлем начар булганга алырга риза булдым. Мине болай эшләргә этәрделәр һәм мин бирештем. Мин нәрсә эшләргә җыенуымны яхшы аңладым», – диде Лоханов.

Аның сүзләренә караганда, тикшерү вакытында изоляторда уздырган вакыт эчендә ул күп нәрсәне аңлаган. Хәзер Лохановның бердәнбер теләге – хатыны һәм балалары янына кайту.

«Мин СИЗОда инде 281 көн. Мин кылган гамәлләремнең барысын да аңладым. Үз җаваплылыгымны таныйм. Мин моның өчен түләдем. Минем карьерам һәм репутациям бетте дигән сүз. Моның аркасында минем бер гаепсез балаларым, якыннарым һәм әти-әнием зыян күрә», – диде соңгы сүзендә хөкем ителүче.

Акча төргәкләрен машинадан ташларга өлгергән

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади җинаятьләргә каршы көрәш идарәсе оперативниклары игътибарына Татарстан Социаль иминият фонды башлыгы узган елның сентябрь аенда эләгә. Ул чакта Лохановны ришвәт алуда шикләнеп тоткарлыйлар.

Тикшерү версиясе буенча, 2020 елда Татарстанның Социаль иминият фонды һәм «РСС-Мед» компаниясе арасында инвалидлар өчен махсус реабилитация чаралары белән тәэмин итүгә контракт төзелгән. Сатып алуның гомуми суммасы 56 миллион сумнан артык.

Соңрак Социаль иминият фонды хезмәткәрләре фирманың килешүне шактый бозуын ачыклаган: килешүдә күрсәтелгән җиһазлар моделе урынына компания инвалидлар өчен бөтенләй башка җиһаз куйган. Шуның аркасында Арбитраж судта бәхәс купты, Социаль иминият фонды компаниядән 14 миллион сум күләмендә килешү шартларын үтәмәгән өчен түләнә торган штраф түләүне таләп итте. Шул вакытта Павел Лоханов «РСС-Мед» җитәкчесе Максим Ледянкинга 4 миллион сумга «мәсьәләне җайга салу» тәкъдиме белән мөрәҗәгать итә.

«Лоханов Лфонд исеменнән башкарасы гамәлләре өчен едянкиннан 4 млн сум күләмендә акча бирүне сораган. Әлеге гамәлләр «РСС-Мед»тан алынасы штраф күләмен киметүгә юнәлдерелергә тиеш булган. Шулай ук суд карарына шикаять бирмәү тәкъдиме каралган», – дип язылган җинаять эше материалларында.

Лохановны акча алган вакытта тоткарлыйлар, аның машинасын ришвәтнең бер өлеше – 2,4 млн сумы аның машинасында булганда туктаталар. Лоханов машина салоныннан акча төргәкләрен урамга ыргытып өлгерә. Әмма барыбер аның ришвәтне алганы дәлилләнә.

«Миңа кесә телефонына шалтыратып, артыгын тырышмаска кушты»

Социаль иминият фонды җитәкчесенең гаепле булуын күрсәтә торган дәлилләр барлыгы суд процессының башлангыч этабында ук күрсәтелгән. Лоханов җитәкчелегендә эшләгән Анатолий Федосов та судка кызыклы мәгълүмат бирде. Арбитраж судының фонд эше буенча икенче утырышы алдыннан Лоханов аңа телефоннан шалтыратып, «артык тырышмаска» кушкан. Федосов бу бу күрсәтмәнең төгәл әһәмиятен аңламавын һәм суд эшендә аларга таянмавын белдерде. Ул судта ФССны якладым һәм позицияне үзгәртмәдем, ди.

Тикшерү барышында Лоханов тикшерү барышында ришвәт алу факты булмавын әйтте, үзенең гамәлләрен караклык дип бәяләргә тели.

«Әйе, мин бу акчаларны Ледянкиннан алуымны таныйм. Тик мин аларны «РСС-Мед» оешмасын яклау буенча рекомендацияләр әзерләгән өчен алдым. Социаль иминият фондының вазифаи заты буларак мин бернинди җинаять кылмадым», – дип акланды Лоханов. 

Лоханов һәм аның урынбасары бергә эшләгән?

«РСС-Мед» фирмасы Лохановның урынбасарын – Геннадий Титовны да гаеплеләр исемлегенә кертә. Аны гыйнварда тоткарладылар. Бу түрәнең «РСС-Мед» белән бәйле эш буенча Лоханов белән бер авызда булып эшләве яки эшләмәве билгесез калды. 

Тикшерүчеләр фикеренчә, Титов аукционда катнашырга теләгән «РСС-Мед» гаризасын законсыз рәвештә кире каккан. Фирма берьюлы ике аукционда катнашырга тиеш була. 31 млн сумга оешма җитәкчелеге сыеклык сеңдерә торган кием – салым, шулай ук өлкәннәр өчен 188 млн артык суммага подгузниклар сатып алырга тәкъдим итә. Сүз уңаеннан, әлеге компания моңа кадәр дә тендерның җиңүчесе булган.

Титовка вазифаи вәкаләтләрен арттыруда гаеп белдерелгән. Казанның Идел буе районы суды аны өй арестына озаткан. Тикшерү бара.

Хөкем карары

Икенче көнне, 29 июнь көнне хөкем карарын игълан итүгә берничә сәгать вакыт китте. Суд Лохановны 9 елга катгый режимлы колониягә озату турында карар чыгарды. Моннан тыш хөкем ителүчегә җиде елга идарә вазифаларына билгеләнү тыела. Шулай ук Лоханов, гаиләсендә авыр финанс вәзгыяте булу сәбәпле, штраф түләмәячәк. Суд шундый карарлар чыгарды.

Әлегә хөкем карары законлы көченә кермәгән. Лохановның һәм аның яклаучысының хөкем карарына шикаять бирергә вакыты бар. Хөкем ителүче үз эшен җиңелрәк маддәгә, караклыкка квалификацияләүне сораган булган. Бу тәкъдимен Лоханов теге вакытта акчаларны финанс кыенлыклары чыкканга күрә алуы белән аңлата.

Елена Сәлахова

Алёна Низамова тәрҗемәсе

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100