
24 майда Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Урыны белән бераз яңгыр явачак. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан төшә. Төньяк-көнбатыштан, төньяк-көнчыгыштан 3-8 метр тизлектә, урыны белән 15-17 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +4..+9˚, көндез +16..+21˚ градус.
Кимүче ай, ай Үгезбозау йолдызлыгында.
Шыттырылган бәрәңге, чөгендер, кишер, петрушка орлыклары чәчү өчен уңай вакыт. Суганчалы чәчәкләр утыртырга була. Җимеш бирә торган агач-куакларны авыруларга һәм корткычларга каршы эшкәртергә кирәк.