Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

24 майга һава торышы һәм ай календаре

news_top_970_100
24 майга һава торышы һәм ай календаре

24 майда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә һәм иртән урыны белән яңгыр, кайбер районнарда җепшек кар көтелә. Көндез кыска вакытлы яңгыр булырга мөмкин. Җил көньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә.

Төнлә һава температурасы 0..+5 градус, урыны белән -2 градуска кадәр кырау төшәргә мөмкин. Ә көндез һава температурасы +10..+15 градус фаразлана.

Кимүче ай, ай балык йолдызлыгында.

Бүген агач утырту һәм артык ботакларын кисү өчен уңай көн түгел. Үсемлекләргә органик ашлама кертергә була. Бәрәңге, суган, сарымсак, редис, шалкан, чөгендер, кишер, петрушка, селдерей утырту өчен уңышлы көн санала. Томат, борыч, баклажан, кыяр үсентеләрен теплицага яки парникка, ә ташкабак, кабак, патиссон үсентеләрен туфракка утыртырга була. Чүп үләннәрен утарга мөмкин, бакча җиләген, җиләк-җимеш агачларын һәм куакларын, күпьеллык чәчәкләрне ашларга кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100