news_header_bot
Язманы тыңлагыз

24 июньгә һава торышы һәм ай календаре

news_top
24 июньгә һава торышы һәм ай календаре

24 июньдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы була. Явым-төшем ихтималы аз. Җил көньяктан исә, секундына 2-7 метр тизлектә, көндез – 5-10 метр. Төнлә һава температурасы +5..+10 градус, көндез +18..+23 градус фаразлана.

Кимүче ай, ай Игезәкләр йолдызлыгында.

Түтәлдә чүпләрне утарга, яшелчәләрне сирәкләргә уңайлы вакыт. Томатның һәм борычның ян сабакларын алырга, шулай ук кыяр, кабак һәм кавынның «мыеклар»ын кисәргә мөмкин. Кыяр, ташкабак һәм томатларның саргайган яфракларын алырга. Бакча җиләгенең кирәкмәгән «мыек»ларын өзәргә. Җиләк-җимеш агачларының артык үсентеләрен кисәргә була. Ләлә, гиацинт һ.б. чәчәкләрнең суганчарын казып алырга кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар