
24 июльдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Кыска вакытлы яңгырлар, урыны белән көчле яңгыр явачак. Кайбер районнарда яшенле яңгыр, урыны белән боз явачак, төнлә һәм иртән томан төшә. Төньяк-көнчыгыштан 4-9 метр тизлектә, урыны белән 14 метр тизлектә, яшен вакытында 15-20 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +14..+19˚, көндез +23..+28˚ градус.
Яңа ай.
Бу көнне бернәрсә дә утыртырга, чәчәргә, күчереп утыртырга, кисәргә ярамый. Хуҗалык эшләре, туфрак белән бәйле эшләр башкарырга ярый.