Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

24 февральдә Бәраәт кичәсе: Теләкләр кабул булсын өчен доганы ничек кылырга?

news_top_970_100
24 февральдә Бәраәт кичәсе: Теләкләр кабул булсын өчен доганы ничек кылырга?
Фото: © "Татар-информ", Михаил Захаров

Казанның Мусин урамындагы «Болгар» мәчетенең телеграм-каналында шимбә, 24 февраль көнне кич белән мөбарәк булган Бәраәт кичәсе керү искәртелә.

«Бәраәт кичәсе – бик фазыйләтле, нурлы кичә. Мөэмин-мөселманнар бу кичәне гамәл-гыйбадәттә, Коръән укып, догалар кылып каршы алалар, чөнки бу кичә – догалар кабул була торган, һәркемнең киләчәк елы билгеләнә торган кичә.

Хәдис-шәрифтә болай дип әйтелгән: «Шәгъбан аеның унбишенче кичәсе керсә, аны гыйбадәт белән үткәрегез. Көндез исә ураза тотыгыз, чөнки Аллаһы Тәгалә ул кичне кояшның чыгуына кадәр дөнья галәменә рәхмәт күзе белән карар һәм боерыр: «Тәүбә һәм истигъфар кылучы булса, аны гафу итәм. Ризык сораучы булса, аңа ризык бирәм. Авыруга дучар булучы шифа сораса, аңа саулык-сәламәтлек бирәм. Бармы андый кешеләр, бармы?» – дип әйтер, ди.

Шулай ук бу кичәдә мөмкинлек булганча өч Йәсин-шәриф укырга һәм дә һәрбер Йәсин сүрәсен укыганнан соң дога кылырга киңәш ителә.

Беренче догада озын гомер, ике дөнья бәхете, гамәл-гыйбадәттә булуны Аллаһ Тәгаләдән сорыйбыз.

Икенче догада, бәла-каза, хәвеф-хәтәр, кайгы-хәсрәтләр күрсәтмә, дип, Аллаһ Тәгаләгә мөрәҗәгать итәбез.

Өченче догада, кешеләр кулына калдырма, дип, Раббыбызга ялварабыз!» диелә хәбәрдә.

Бу кичтә «Болгар» мәчетенә килергә чакыралар. Ләкин кем дә кем мәчеткә килә алмый икән, алар бу гамәл-гыйбадәтне үз йортларында да башкара алалар. Аллаһ Тәгалә һәммәбезгә дә бу мөбарәк булган кичәне гамәл-гыйбадәттә үткәреп, Раббыбызның ризалыгына, ике дөнья бәхетенә ирешергә насыйп итсен! Изге догаларыбыз кабул булсын!» диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100