news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

24 ел буена бозылмыйча торган бургер төшерелгән видео TikTok челтәрендә таралды

McDonald’s вәкилләре ике дистә ел ятып та бозылмаган бургер турында аңлатма биргән.

news_top
24 ел буена бозылмыйча торган бургер төшерелгән видео TikTok челтәрендә таралды
Рамил Гали

АКШта яшәүче хатын 1996 елда сатып алган бургерны бүгенге көнгә кадәр саклаган. Фастфуд бөтенләй үзгәрмәгән диярлек: кабартма кипмәгән, ите черемәгән. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

TikTok челтәрендә @aly.sherb никлы кулланучы 24 ел буена аяк киеме тартмасында сакланган бургер төшерелгән видео тараткан иде. Аның савытында 1996 ел дип язылган. Бу хатын бургерны узган гасырда ук сатып алуын әйтә.

McDonald’s матбугат хезмәте бу хәлгә аңлатма биргән. Шулай озак саклану ризыкның сыйфатына һәм саклау шартларына бәйле. Әгәр ризык коры, анда микроорганизмнар башта ук бик аз яки бөтенләй булмаса, бактерияләр һәм күгәрек үсми, ризык бозылмый.

«Әгәр яхшылап карасаң, видеодагы ризыкларның кибүе күренә, анда дым юк, ягъни бургер «алган көндәге кебек үк түгел», дигән оешма вәкилләре.

McDonald’s матбугат хезмәте белешмәсе буенча, алар ризыкларын санитария таләпләренә тулысынча җавап бирә торган азык-төлектән ясый, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар