news_header_bot
Язманы тыңлагыз

24 августка һава торышы һәм ай календаре

24 августка һава торышы һәм ай календаре

news_top
24 августка һава торышы һәм ай календаре
24 августта Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Явым-төшемнәрсез. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан төшәчәк. Җил төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан исәчәк. Төнлә һава температурасы +8..+13°, көндез +20..+25° градус.


24 август.
Кимүче ай. Ай игезәкләр йолдызлыгында.
Яшелчә бакчасы
Үсемлекләр утыртырга, күчереп утыртырга ярамый. Түтәлләр әзерләргә, авыруларга һәм корткыч бөҗәкләргә каршы дарулар сиптерергә була. Тамыразыкларның орлыкларын җыярга кирәк.

Чәчәк түтәле
Үсемлекләр утыртырга, күчереп утыртырга ярамый. Түтәлләр әзерләргә, авыруларга һәм корткыч бөҗәкләргә каршы дарулар сиптерергә була. Чәчәк атып бетергән күпьеллык чәчәкләрне кисәргә була. Бүлмә гөлләренә коры ашламалар сибәргә кирәк.

Җиләк-җимеш бакчасы
Үсемлекләр утыртырга, күчереп утыртырга ярамый. Җимеш куакларының ботакларын кисәргә кирәк. Озак вакыт саклау өчен уңыш җыярга була. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар