news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

24-25 августка һава торышы һәм ай календаре

news_top
24-25 августка һава торышы һәм ай календаре

24 августта Татарстанда алмашынучан-болытлы һава торышы була. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшенле яңгыр явачак. Көньяктан, көньяк-көнбатыштан 6-11 метр тизлектә, урыны белән 14 метр тизлектә, яшен вакытында 15-20 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +14..+19˚, көндез +25..+30˚ градус.

25 августта Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Яңгыр явачак, урыны белән яшенле яңгыр ява. Көньяк-көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан 6-11 метр тизлектә, урыны белән 14 метр тизлектә, яшен вакытында 15-20 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +14..+19˚, көндез +19..+24˚, көнчыгыш районнарда +28˚ градус.

Үсүче ай, ай Кыз йолдызлыгында.

Ирис, пион, ландыш, примула кебек күпьеллык чәчәкләрне бүлеп күчереп утыртырга була. Куакларга һәм бакча җиләгенә органик ашламалар сибәргә кирәк. Карлыганның 4-5 яхшы, ныклы ботагын калдырып, берьеллык нечкә үрентеләрен кисәргә, өстәге яфракларын өзәргә кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар