23 яшьлек кыз идарә иткән машина белән авариядә ике хатын-кыз үлгән, дүртесе имгәнгән
Кемерово өлкәсендә юл-транспорт фаҗигасендә 2 хатын-кыз һәлак булган, тагын 4 кеше зыян күргән. Бу хакта Кузбасс полициясе телеграм-каналына сылтама белән РЕН ТВ сайты яза.
«Юл-транспорт фаҗигасе Кемерово – Яшкино – Тайга автоюлының 26 нчы километрында булды», – диелгән хәбәрдә.
Якынча мәгълүматлар буенча, Mitsubishi Airtrek автомобиле рулендәге 23 яшьлек кыз 3 ай элек кенә права алган. Ул идарәне югалта һәм каршы як полосага чыга, шунда Opel Corsa машинасы белән бәрелешә.
Opel Corsa машинасы рулендәге 35 яшьлек хатын-кыз һәм шул машинадагы 59 яшьлек пассажир хатын-кыз урында ук үлгән. Mitsubishi Airtrek автомобиле хуҗасын, шулай ук андагы 23 яшьлек пассажирканы, ә Opel Corsa машинасыннан 19 һәм 38 яшьлек хатын-кызларны хастаханәгә алып киткәннәр.
«Юл хәрәкәте кагыйдәләрен» бозу маддәсе буенча җинаять эше ачылган, максималь җәза срогы 7 ел. Фаҗиганең бөтен сәбәпләрен ачыклау өчен, автотехник һәм суд-медицина экспертизалары уздырылачак.