news_header_bot
Язманы тыңлагыз

23 яшьлек егет 7 яшьлек күрше кызын көчләвен һәм үтерүен сөйләгән

Бу кеше бала мәетен ташландык стадионда яшерүен дә таныган.

news_top
23 яшьлек егет 7 яшьлек күрше кызын көчләвен һәм үтерүен сөйләгән
Самарада 7 яшьлек кыз баланы үтерүдә шикләнеп, 23 яшьлек ир-атны тоткарлаганнар. Бу турыда Самара өлкәсе буенча Тикшерү комитеты идарәсе матбугат хезмәте хәбәр  итте.

21 июльдә көндезге уннар тирәсендә Самарада 7 яшьлек кыз бала мәете табылган. Мәеттә буып үтерү, башын имгәтү билгеләре булган.

24 июльдә 23 яшьлек Самара кешесен тоткарлаганнар. Ул күрше йортта яшәүче 7 яшьлек кыз баланы көчләвен, үтерүен һәм ташландык стадионда яшерүен үзе әйткән, диелгән бу хәбәрдә.

Хәзерге вакытта әлеге җинаятьнең нечкәлекләрен ачыклау буенча тикшерү эшләре бара.
  • Самарада кич белән уйнап йөргән урыннан югалган 7 яшьлек баланы төн буе эзләгәннәр дип язган идек.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар