Алсу Фаракшинаның күршесе махсус операциядә һәлак булган. Алып баручы авылдашы белән хушлашу мәрасименә үзе дә кайткан.
Авылыбызның батыр егете… Илдәге афәт җиле безнең авылга да керде. Күрше егетебезне алып кайттылар. Эх… 23 яшь иде… Сүзем юк, илгә тынычлык телик.
Илназга дога кылыйк әле, Сибгатуллин Илназ Рәҗәп улы. Урыны оҗмахта булсын», – дип язган ул, матәм чарасыннан видеолар куеп.