news_header_bot
Язманы тыңлагыз

23 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре

news_top
23 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре

23 сентябрьдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы була. Явым-төшем ихтималы аз. Җил төньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә исә, шулай ук 14 метрга кадәр көчәергә дә мөмкин. Төнлә һава температурасы 0..+5 градус, туфракта 0..-2 градуска кадәр кырау, ә көндез +10..+15 градус көтелә.

Кимүче ай. Ай Кысла йолдызлыгында.

Агачларны һәм куакларның картайган ботакларын кисеп алырга, яңаларын утыртырга уңышлы көн. Шулай ук агач кәүсәләрен агартырга, кимерүчеләрдән саклык чараларын күрергә кирәк. Гөмбә авырулары булган яфракларны җыеп ягарга. Күпьеллык чәчәкләрне һәм җиләкләрне кышка каплап куярга. Гладиолус һәм дәлия, хризантемаларны казып алырга. Кәбестәне, яшеллекне һәм баланны җыярга була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар