
23 сентябрьдә Татарстанда алмашынучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Төнлә һәм иртән урыны белән томан төшәчәк. Көньяк-көнбатыштан 6-11 м/с, көндез урыны белән 15-17 м/с тизлектә җил. Төнлә һава температурасы +11..+16, көндез +24..+29˚градус.
Үсүче ай, ай Үлчәү йолдызлыгында.
Үсемлекләрне сугару, сыек ашламалар сибү өчен уңай көн түгел. Күпьеллек чәчәкләр һәм дару үләннәре утырту, аерып күчереп утырту һәм ашлау өчен уңышлы вакыт. Георгиннарны беренче кыраулардан саклау өчен, тамыр муентыгына туфрак өяргә кирәк. Җимеш биреп бетергән кура җиләге ботакларын кисәргә.