Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

23 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре

news_top_970_100
23 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре

23 сентябрьдә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән бераз яңгыр яварга мөмкин. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан фаразлана. Җил көньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан исәчәк. Төнлә һава температурасы – +9..+14 градус, көндез +19..+24 градус көтелә.

Кимүче ай, ай Кыз йолдызлыгында.

Зелпе, крыжовник, карлыган куакларын «яшәртергә», ягъни карт ботакларын кисәргә кирәк. Кайбер үсентеләрне казып алырга киңәш ителә. Декоратив куакларны сугарырга кирәк. Гиацинт суганчаларын утыртырга, хризантемаларны казып алырга. Соң өлгерә торган кәбестәләрне алырга һәм саклауга куярга.

Балан, алма, физалис, помидор һәм татлы борычны җыеп алу өчен уңышлы көн. Күпьеллык чәчәкләрне кышка агач чүбе, торф һ.б. белән каплап куярга киңәш ителә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100