26 сентябрьдә алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә һәм иртән урыны белән бераз яңгыр яварга мөмкин, көндез явым-төшем ихтималы аз. Җил төньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр, төнлә урыны белән 14 метр тизлектә фаразлана. Төнлә һава температурасы +7..+12 градус, көндез +17...+22 градус көтелә.
Үсүче ай, ай Сукояр йолдызлыгында.
Җиләк куакларының авыру ботакларын кисәргә, агач кәүсәләрен агартырга кирәк. Гладиолус һәм георгиннар суганчаларын казып алып, кышкы саклауга алып куярга була.