news_header_bot
Язманы тыңлагыз

23 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре

23 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре

news_top
23 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре
23 сентябрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Яңгыр, урыны белән юеш кар яварга мөмкин. Җил көньяк-көнчыгыштан, төньяк-көнбатышка юнәлешен үзгәртүчән, көчәйгәндә секундына 15-20 метр булачак. Төнлә һава температурасы 0..+4 градус, урыны белән -1 градуска кадәр суытырга мөмкин. Туфракка -2 градуска кадәр кырау төшәргә мөмкин. Көндез - +4..+9 градус. 





23 сентябрь.
Кимүче ай. Ай Кысла йолдызлыгында. 

Яшелчә бакчасы

Туфракны казу, түтәлләр ясап, черемә салу һәм пычкы чүбе сибү өчен кулай вакыт. Тамыразыклар уңышын җыярга вакыт. Бакчаны җыештырырга һәм чүп-чарны яндырырга.

Чәчәк түтәле
Күпьеллык чәчәкләрнең бүлбеләрен (анемона, дәлия) казып алырга. Суганчалы чәчәкләрне утыртып калдырырга.

Җиләк-җимеш бакчасы
Суыклар башлангач, корткычларны юк итү өчен карлыган, крыжовник һәм кура җиләге куаклары төбендәге туфракны казырга. Сырганак, кара һәм кызыл миләш уңышын, көзге алмаларны җыярга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар