23 мартта Татарстанда аязучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, көндез урыны белән 14 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һәм иртән һава температурасы -4..-9˚, аязганда -15˚, көндез +2..+7˚ градус. Юлларда бозлавык.
Үсүче ай, ай Ккыз йолдызлыгында.
Бернәрсә дә утыртырга, күчереп утыртырга, кисәргә ярамый. Рассада өчен туфраклы савытлар әзерләп куярга була. Рассаданы сирәкләргә, туфрагын йомшартырга ярый.