Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

23 майга һава торышы һәм ай календаре

news_top_970_100
23 майга һава торышы һәм ай календаре

23 майда Татарстанда алмашынучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә, көндез урыны белән 15-17 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +4..+9˚, көнбатыш районнарда +10..+15˚, көндез +25..+30˚ градус.

Үсеш алучы ай, ай Кысла йолдызлыгында.

Бу көннәрдә агач-куакларның ботакларын кисү, яшелчәләрне артык яфракларын өзеп алу тыелган. Үсемлекләрне, агачларны сугару, минераль ашламалар сибү яхшы булачак. Кабак, ташкабак, кыяр орлыкларын суда бүрттереп, ачык туфракка яки пленка астына утыртырга була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100