23 июньдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр яварга, кайбер районнарда яшен булырга мөмкин. Төньяк-көнбатыштан төньяк-көнчыгышка күчүчән җил. Ул секундына 5-10 метр тизлектә фаразлана, яшен вакытында 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы +4..+9˚, ә көндез +16..+21˚ көтелә.
Үсүче ай Арыслан йолдызлыгында.
Агачларны һәм куакларны кисү, яшелчәләрне тукландыру өчен уңай көн саналмый. Яшелчәләрне корткычларга һәм авыруларга каршы эшкәртергә мөмкин. Үрмәле гөлләрне һәм декоратив культураларны чәчү, күчереп утырту һәм сирәкләү өчен уңышлы көннәр санала. Бу вакытта җыелган дару үләннәре, бигрәк тә йөрәк авыруларыннан, дәвалау үзлегенә бай була. Җыеп алынган уңышны вакытында эшкәртеп тә куярга кирәк.