Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

23 февральгә һава торышы һәм ай календаре

news_top_970_100
23 февральгә һава торышы һәм ай календаре

23 февральдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Кар явачак. Урыны белән буран була. Төньяк-көнбатыштан, төньяктан уртача тизлектә, урыны белән 15-18 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һәм иртән һава температурасы -10..-15˚, аязганда -18..-23˚, көндез -8..-13˚ градус. Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре булырга мөмкин. 

Үсеш алучы ай, ай Кучкар йолдызлыгында.

Тәрәзә төбендә үстерү өчен помидор, баклажан, кыяр чәчәргә була. Витаминлы үсентеләр алу өчен бөртекле культуралар шыттырырга мөмкин. Рассаданың туфрагын йомшартырга, шытымнарын сирәкләргә кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100