news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

23 февральдә һәм 8 мартта ничек ял итәбез?

23 февраль - Ватанны саклаучылар көне, 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне.

news_top
23 февральдә һәм 8 мартта ничек ял итәбез?
23 февраль шимбәгә туры килә. Әмма шимбә өчен ял дүшәмбегә түгел, май аена күчерелә. Шулай итеп, ике көн - 23-24 февральдә ял итәбез. Март аенда исә өч көн рәттән ял була. Бу хакта Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112нче маддәсе нигезендә 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне эшләми торган бәйрәм көн була.

2019 елда биш көнлек эш атнасында 8, 9 һәм 10 март ял көннәре булып санала. 7 мартта эш көне бер сәгатькә кыскара, диелгән хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар