Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«23 февраль – ватанпәрвәрлеккә һәм халкыбызның бердәмлегенә нигезләнгән тарих»

news_top_970_100
«23 февраль – ватанпәрвәрлеккә һәм халкыбызның бердәмлегенә нигезләнгән тарих»
Фото: Михаил Захаров / "Татар-информ" архивы

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ватанны саклаучылар көне белән котлады.

«Хөрмәтле татарстанлылар, кадерле ветераннар!

Бүген безнең илебез иң әһәмиятле дәүләт бәйрәмнәренең берсе – Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үтә.

Бу тантанада Россиянең ватанпәрвәрлеккә һәм халкыбызның бердәмлегенә нигезләнгән данлыклы һәм бөек көрәшләре, җиңүләре тарихы ачык чагылыш таба.

Бөек Ватан сугышында, олы сынаулар узып, Ватаныбызның азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап калган кадерле ветераннарыбызны бу бәйрәм уңаеннан аеруча җылы хисләр белән тәбриклим. Сезнең батырлыгыгыз, илебезгә булган чиксез мәхәббәтегез һәм тугрылыгыгыз турында якты хәтер безнең өчен һәрчак иң югары әхлакый маяк булып тора. Без бу изге хатирәләрне мәңге күңелләребездә сакларбыз һәм буыннан-буынга тапшыра килербез.

Локаль сугышларны һәм низагларны җайга салу, тынычлык миссияләрен үтәү барышында үз бурычларын лаеклы башкарган барлык ватандашларыбызга олы рәхмәтемне белдерәм.

Россия Федерациясе Кораллы көчләренең Югары башкомандующие Владимир Владимирович Путин җитәкчелегендә сугышчыларыбыз үзләренең хәрби бурычын бүгенге көндә махсус хәрби операция уздыру зонасында, Ватанга ихлас хезмәт итү үрнәге күрсәтеп, батырларча үти. Сезгә зур хөрмәт һәм рәхмәт хисләремне җиткерәм. Илебез сезнең белән горурлана.

Ватанны саклаучыларны, аларның гаиләләрен, мөхтәрәм ветераннарыбызны, шулай ук барлык татарстанлыларны бәйрәм белән котлыйм. Сезгә нык сәламәтлек, рухи ныклык, иминлек, бәхет һәм уңышлар телим.»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100