news_header_bot
Язманы тыңлагыз

23 февраль алдыннан мошенниклар ничек алдый һәм ничек сакланырга

news_top

Ватанны саклаучылар көне алдыннан мошенниклар булмаган акча күчерүләр турында хәбәрләрне ешрак җибәрә башлый, шулай ук танышу сайтларында да активлашалар. Бу хакта NEWS.ru басмасына интервьюда РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты доценты Пётр Щербаченко кисәтә, дип яза «Татар-информ».

Эксперт сүзләренчә, мошенниклар төрле схемаларны тормышка ашыру өчен бәйрәм көннәреннән оста файдалана. Бәйрәм көннәрендә алар ялган сайтлар һәм сылтамалар аша раслауны таләп итә торган уйдырма түләүләр турында хәбәрләр таратырга мөмкин. Шулай ук танышу платформаларындагы хәйләләр дә киң таралган: анда аферистлар «авыр хәлдә калган кешегә ярдәм итүне» сорый яки ялган курьерлар һәм посылкалар белән бәйле схемалар куллана.

Белгеч билгеләп үткәнчә, мошенниклар еш кына популяр маркетплейсларның күчермәсе булган ялган сайтлар ясый һәм товарларны бик арзан бәядән тәкъдим итәләр. Моннан тыш, алар танылган кибетләр исеменнән ташламалар вәгъдә итеп фишинг хәбәрләре юллыйлар.

Алданмау өчен эксперт түбәндәгеләрне киңәш итә:

  • Ят кешеләргә шәхси мәгълүматларыгызны хәбәр итмәскә;
  • Социаль челтәрләрдә артык шәхси мәгълүмат таратмаска;
  • Алдан түләү (предоплата) күчермәскә;
  • Картада зур суммадагы акча сакламаска.

Түләүләр турындагы мәгълүматны тикшерү өчен Хөкүмәт, Дәүләт Думасы яки Россия Социаль фондының рәсми сайтларын гына кулланырга кирәк. Маркетплейсларда сатып алуларны исә сакланган тоташу (защищённое соединение) аша гына башкару тәкъдим ителә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар