Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«23 ел узгач»: Чаллыда 3 туганын үтерүдә шикләнелгән хатынның гаебе исбатланмаган

news_top_970_100
«23 ел узгач»: Чаллыда 3 туганын үтерүдә шикләнелгән хатынның гаебе исбатланмаган
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Чаллыда суд 23 ел дәвамында 3 туганын үтерүдә шикләнелгән хатын-кызның дәгъвасын караган, аңа әхлакый зыян өчен компенсация буларак 450 мең сум түләнәчәк.

Фаҗига 2001 елның апрелендә булган. Бер йортта 3 кешенең гәүдәсе табыла. Шунда ук шик астына аларның туганы эләгә һәм тиздән аны тоткарлыйлар. Шул ук елның ноябрь аенда тикшерү туктатыла, ә аның эше буенча ахыргы процессуаль карар чыгарылмый кала.

23 ел узгач, 2024 елның декабрендә, җинаять эше рәсми рәвештә туктатыла, чөнки гаепне тану буенча беренчел күрсәтмәләр соңрак кире кагылган, хатын-кызның гаебен исбатлый торган башка дәлилләр табылмаган.

Шуннан соң хатын-кыз, әхлакый зыян өчен 26,5 млн сум күләмендә компенсация түләүне таләп итеп, судка мөрәҗәгать итә. Суд аның дәгъвасын өлешчә генә канәгатьләндерә – аңа «мораль» зыян өчен компенсация буларак 450 мең сум һәм юрист хезмәтләре өчен тагын 25 мең сум түләячәкләр. Бу хакта, судның матбугат хезмәтенә сылтама белән, «Татарстан-24» яза.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100